Түбән Кәминкә авылында гомер итүче газиз әнием Минҗинан Мөтәвәр кызы Җаббаровага 80 яшь тулды.
Әни, шөкер, аякта, үз көнен үзе күреп , йортыбызны нурлы итеп яши. Безне гел ачык йөз белән каршы ала, сый - хөрмәтен кызганмый. Ул 41 ел фермада сыер сауды, хәләл хезмәт белән яшәде. Рәхмәт, миңа ятимлекне сиздермәде, җил -яңгыр тидермәде әни, әле дә шундый. Аңа саулык, бәхет кенә телим. Мәңге яшә, кадерле әнием!
Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа гомергә.
Котлап, улы Мәүлемҗан. Бу теләкләргә килене Асия, оныклары да кушыла.
Чирмешән авылы.
Нет комментариев