Туймәт авылында гомер итүче кадерле апабыз Зарипова Рузалия Габбас кызының 26 июльдә күркәм юбилее- 50 яшьлеге.
Апабыз бик туган җанлы, ярдәмчел, булдыклы һәм тырыш кеше. Без аны чын ихластан ихтирам итәбез, яратабыз. Истәлекле гомер бәйрәме белән тәбрикләп, апабызга озак елларга нык сәламәтлек, тыныч тормыш, хезмәтендә сабырлык һәм уңышлар, җизнәбез Атлас белән тигезлектә гомер кичерүләрен телибез.
Уңышларны бергә уртаклашып,
Шатлыкларга бергә куанып,
Яшик әле шулай тату гына
Пар туганнар бергә юанып.
Иң изге теләкләр белән, туганнарың Рушания - Әсхать, Нияз - Эльмира, Рәмилә, Айназ,
Гөлия -Реваль, Илшат - Диләрә, Реналь.
Нет комментариев