Иске Кади авылында гомер итүче кадерле кешеләребез - әтиебез Шәңгәрәев Миншакир белән
әниебез Саимәнең бергә торуларына 55 ел тулу белән котлыйбыз.
Җир йөзендә иң кадерле кешеләребез! Сезгә исәнлекле озын гомер юлы, күңел тынычлыгы, киләчәктә дә тигезлектә, рәхәттә яшәвегезне телибез. Шушы еллар дәвамында тормышның ачысын да, төчесен дә татыдыгыз. Тырыштыгыз шушы матур тормыш өчен, инде рәхәтен дә бергә күрегез. Безне - биш баланы үстереп, тормыш юлына аяк бастырдыгыз. Ходай сезгә киләчәктә дә, балаларыгызның, шулай ук онык-
ларыгызның да игелеген күреп, озын - озак яшәргә насыйп итсен.
Бәйрәмегез белән котлап,
Әткәй - әнкәй, сезгә дәшәбез.
Һәрчак шулай безгә үрнәк булып,
Пар канатлар булып яшәгез.
Гомер буе язсын иде безгә
Әти - әни, диеп дәшәргә.
Кайгы күрми, бәхет - шатлык белән
Бергә- бергә озак яшәргә.
Сезне яратып, балаларыгыз, кияү - киленнәрегез, оныкларыгыз.
Нет комментариев