Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлаулар

13 июля 2017, 07:31

733

0

0

Югары Кәминкә авылында яшәүче кадерле әниебез, әбиебез Шаһвәлиева Мөгаллимә Зәки кызының 15 июльдә туган көне, юбилее!
Кадерле әниебез, әбиебез! Сине олы гомер бәйрәмең белән чын күңелдән тәбрик итәбез.
Алдагы көннәрең дә бүгенгедәй якты, нурлы булсын. Аллаһы Тәгалә сәламәтлегеңнән аермасын. Синең олы йөрәгең, сабыр холкың безгә һәрвакыт үрнәк. Бәхетле, тыныч картлык көтеп, безне сөендереп озын-озак яшә. Барысы өчен дә сиңа бик зур рәхмәт, әниебез.
Озын гомер бирсен Ходай, дибез,
Кояш бирсен сиңа яктылык.
Барлык балаларың, оныкларың
Китерсеннәр бары яхшылык.
Иң изге теләкләр белән, балаларың: Әбүзәр, Мәдинә, Рабига-Фәрхать,
Рәмилә-Айрат, оныкларың, кияү-киленнәрең, оныкчыкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев