Чирмешәндә яшәүче Рәйханә Әгъзаметдин кызы Әхмәтҗанова 18 июльдә гомер бәйрәмен- туган көнен билгеләп үтә.
Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез! Сине чын күңелдән матур юбилеең белән котлыйбыз, ныклы сәламәтлек, озын, тыныч - тигез гомер, шатлык - куанычлар телибез.
Карашларың җылы яңгыр кебек,
Елмаюың айдай сөйкемле.
Шәфкатеңнең иге - чиге юк бит,
Кояш чәчкән нурлар шикелле!
Ак бәхетләр юлдаш булсың сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек - үзе бәхет бит ул,
Ходай шуннан мәхрүм итмәсен!
Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Васыл, балаларың: Рафаэль - Эльвира, Линар - Диана,
оныкларың Альберт, Марсель.
Нет комментариев