Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлаулар

06 июля 2017, 08:35

704

0

0

Югары Кәминкә авылында гомер итүче әниебез, әбиебез Кәримә Глюм кызы Сәлаховага 9 июльдә 80 яшь тула.
Кадерлебез, сине олуг юбилеең белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Рәхмәт, әни, барлык яхшылыкларың, һәрчак ярдәм итеп торганың, изге догаларың өчен. Сиңа Ходайдан нык исәнлек, озын гомер сорыйбыз. Өебезнең нуры, тормышыбызның терәге булып, әти белән тигезлектә озак яшәсәгез иде.
Котлы булсын, әни, 80 яшең,
Озак яшә, бул син бәхетле.
Яныбызда син булганда гына
Өебез нурлы, барыбыз бәхетле.
Иң изге теләкләр белән, балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың. Безнең теләкләргә әти дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев