Җир йөзендәге иң кадерле кешебез - яраткан әтиебез һәм иң әйбәт, ышанычлы гаилә башлыгы, гомер юлдашым Фәрхать Мингата улы Сәмәрхановның (Чирмешән) 4 июльдә 50 яшьлек юбилее.
Кадерлебез! Без сине гомер бәйрәмең белән котлыйбыз һәм һаман да шулай үзең - гадел һәм намуслы, горур һәм хезмәт сөючән, игелекле һәм җаваплы, акыллы фикерле һәм үз сүзендә нык торучан чын ир-егет булып калуыңны телибез. Тормышта да әтиебез гаять кешелекле, ышанычлы. Кадерлебез, сиңа исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге, тигез һәи имин гаилә тормышы, җаваплы хезмәтеңдә уңышлар телибез. Алдагы көннәрең гел шатлык-куанычларда үтсен, һаман да шулай көч-энергияң ташып торсын. Без сине бик яратабыз!
Иң изге теләкләр белән, хатының Ландыш, кызың Гөлинә.
Нет комментариев