Түбән Чегодай авылында яшәүче
Әсгать Сөнгат улы һәм Зәрига Таҗетдин кызы Мортазиннарның бергә яшәүләренә 55 ел.
Кадерлеләребезне чын күңелдән юбилейлары белән котлыйбыз. Киләчәктә дә сау-сәламәт, бәхетле, бер-берегезгә таяныч, терәк булып, озак еллар тигезлектә, муллыкта, кайгы-хәсрәт күрми, тынычлыкта, балаларыгызның күңел җылысын тоеп, шатланып яшәргә язсын.
Ходай сезгә сәламәтлек бирсен,
Сез булганга өебез нур чәчә.
Киңәшчебез, терәгебез булып,
Яшәгезче сез йөзгәчә.
Иң изге теләкләр белән, балаларыгыз: Алсинә-Габбас, Фәрхать-Мәдинә, Зөлфәт-Лилия, оныкларыгыз, оныкчыкларыгыз.
Нет комментариев