Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлаулар

30 мая 2017, 10:11

965

0

0

Хөрмәтле туганыбыз - Лашман авылында туып-үскән абыебыз, энебез Минсәгыйть Закир улы Шакировның 1 июньдә туган көне.
Кадерлебез, сине чын күңелдән матур бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Син үз көчең, тырышлыгың һәм зирәклегең белән үр арты үр яуладың, республика дәрәҗәсендә абруйлы, эшлекле, ихтирамлы җитәкче булып танылдың. Чирмешән районын җитәкләү дәверендә, туган төбәгеңне сулы, газлы, юллы иттең, синең тырышлыгың белән төзелгән заманча биналар, торак йортлар бихисап. Әле дә райондашларыңны һәм авылдашларыңны изге эшләрең белән сөендереп торасың.
Кешене бәхет тудырмый, бәхетне кеше ясый. Син үз бәхетеңне үзең тудырып, гаиләңә, туганнарыңа да өлеш чыгардың. Тормыш иптәшең Асия Камал кызы белән үзегез кебек үк акыллы, тәртипле, булдык­лы балалар үстердегез. Сезнең гаилә нәселебез өчен матур үрнәк. Минсәгыйть, синең тырышлыгың аркасында туган нигезебездә нәсел учагы сүнмәде, сүрелмәде. Гомеребезнең иң гүзәл чоры - балачагыбыз үткән нигезне әти-әни истәлеге итеп төзекләндердең, яңарттың. Хәзер инде бөтен нәселебезне бергә туплаучы, берләштерүче иң җылы, иң кадерле, иң күркәм йорт ул.
Туганнарыңның кайсына гына авырлык килсә дә, иң беренче булып син ярдәм кулы суздың, шатлыкларыбызны син бүлештең, кайгыларыбызны уртаклаштың. Көчле рухлы булуың белән һәркайсыбызга үрнәк син. Барлык кылган изгелекле гамәлләрең өчен дә мең-мең рәхмәт. Киләчәктә дә саулык, бәхет-шатлык белән тулы көннәр, озын, тыныч тормыш, гаять катлаулы һәм җаваплы эшеңдә уңышлар, гаилә иминлеге телибез.
Матур җәй аенда тугангамы,
Күңелеңдә һәрчак изгелек.
Кылган яхшылыгың кире кайтып,
Күрсәң иде үзең игелек.
Туганлыкны саклап яшик шулай,
Бер-беребезнең хәлен белешеп.
Борчуларны бергә уртаклашып,
Шатлыкларны бергә бүлешеп.
Тормыш күгең кайгыларсыз, аяз булсын,
һәр иртәдә сине бәхет көтеп торсын,
һәр туар көн муллык-шатлык бүләк итсен,
Гомер юлың еракларга дәвам итсен.
Ихтирам белән, барлык туганнарың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев