Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлаулар

11 мая 2017, 12:04

792

0

0

Иске кади авылында яшәүче кадерле әниебез
Мотыйгуллина Мәйсәрә Мәхмүт кызына
15 майда 80 яшь тула.
Кадерле әниебез, сине юбилеең белән ихлас котлыйбыз. Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълыгын аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән иман иңдерүче газиз әниебез, Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа. Озын гомер, тән сихәтлеге, саулык, җан тынычлыгы телибез. Иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе сине беркайчан да ташламасын! Биргән фатихаларың фәрештәләр булып безгә ирешсеннәр. Балаларыңның, оныкларыңның хәсрәтен күрмә, алар сиңа куанычлы хәбәрләр генә китерсеннәр, игелекле эшләр генә башкарсыннар.
Ак бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек - үзе бәхет бит ул,
Ходай шуннан мәхрүм итмәсен.
Сине яратып, хөрмәт итеп, балаларың, оныкларың.
Бу теләкләргә әтиебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X