Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Котлыйбыз!

28 апреля 2017, 05:13

600

0

0

Кара Чишмә авылында туып үскән, хәзер Чирмешәндә яшәүче
кадерле әтиебез, бабабыз, кодабыз
Әнвәр Әгъләм улы Кыямовның 29 апрельдә туган көне - 60 яшьлек юбилее.
Кадерлебез!
Күркәм бәйрәмең белән ихлас котлыйбыз. Сиңа булган теләкләрнең иң мөһиме - алдагы гомереңне сау-сәламәт булып, иминлектә, шатлык белән үткәрергә язсын. Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның ихтирамын, игътибарын тоеп, туганнар белән аралашып, мул тормышта, әниебез белән, тигезлектә бәхетле гомер кичерүегезне телибез.
Алтмыш яшь ул ирләр өчен бары
Тормышының якты язлары.
Әле алда шаулап торган гомер,
Оныкларның күңел назлары.
Туган көннәр ел да кабатлана
Ләкин кабатланмый үткәне.
Бәхет, шатлык һәм тазалык белән
Килеп торсын иде көткәне.
Иң изге теләкләр белән, балаларың, кияүләрең, оныкларың.
Безнең теләкләргә әниебез Мәдинә һәм кода-кодагыйлар да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев