Котлау

Район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә хезмәт куючы хөрмәтле гүзәл затларыбыз!
Сезне һәм районда яшәүче барлык хатын-кызларны язның күркәм бәйрәме - 8 Март белән ихлас күңелдән котлыйбыз.
Сез җиңел булмаган, әмма бик кирәкле эш башкарасыз. Хезмәтегез бары шатлык, муллык-бәрәкәтлек китерсен. Тормышыбызны сездән башка күзаллап та булмый. Сез - гаилә, ил терәге. Сау-сәламәт яшәгез, тормышыгызда матур бәйрәмнәр ешрак булсын! Алар сезгә күңел күтәренкелеге, сөю шатлыгы өстәсен, үзегезгә ышанычны арттырсын!
Бәйрәм белән!
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе.
Нет комментариев