Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Котлыйбыз!

03 марта 2017, 06:33

686

0

0

Керкәле авылында туып үскән, Лашман авылында яшәүче кадерле әниебез, әбиебез
Миһманова Мөгаллимә Мингалим кызының 5 мартта юбилее, аңа 75 яшь тула.
Кадерлебез! Без сине ихлас күңелдән юбилеең белән тәбриклибез. Күңелебездән чыккан рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез. Саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы, тән сихәте телибез. Кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай ярдәмчел, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген тоеп озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.
Җир йөзенең бөтен матурлыгын
Килә, әни, бүләк итәсе.
Дөньядагы иң матур сүзләрнең,
Иң җылысын сиңа әйтәсе.
Юбилееңда матур изге хисләр,
Күңелеңдә калсын уелып.
Тәбриклибез чын күңелдән,
Барыбыз да бергә җыелып.
Иң изге теләкләр белән, балаларың, киявең, киленнәрең, 11 оныгың, 2 оныкчыгың.
Бу теләкләргә кода-кодагыйларың да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев