Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

27 февраля 2017, 11:13

775

0

0

Котлыйбыз!

27 февраль көнне, яраткан әниебез -

Мортазина Әлфирә Мифтах кызы (Туймәт авылы)

50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Кадерлебез, сине ихлас күңелдән матур юбилеең белән котлыйбыз! Сиңа кояштай озын гомер, аяз күк йөзе, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Әниебез - изге күңелле, мәрхәмәтле, олы йөрәкле, ярдәмчел кеше. Безнең өчен, ул иң кадерле, олы зат; ул әтиебез белән безне үстергән, аякка бастырган. Барысы өчен дә мең рәхмәт сиңа әниебез! Ходай насыйп итеп алдагы көннәрдә дә пар канатлы булып, әтиебез белән тигез гомер итәргә, балаларыңның һәм оныгыңның игелекләрен күреп, рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшәргә язсын!

Син бит әни яшәешнең яме,

Безнең өчен олы бер терәк.

Тыныч яшә, бер үк исән-сау бул,

Син бит әле безгә бик кирәк!

Шатлык-куанычлар, сәламәтлек

Юлдаш булсын, әни, гомергә

Йортыбызны җылытучы учак

Нур сибүче кояш-син безгә!

Салкын карлы кышта тусаң да син

Яз кояшы һәрчак күңелеңдә

Һәрвакытта йөзең көләч булсын

Балкып яшә гомер-гомергә!

Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Марат,

балаларың Булат, Гүзәл, Гөлназ, киявең Диас, оныгың Сәйдә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев