Котлыйбыз!
Кармыш авылында яшәүче кадерле кешебез,
әтиебез Шәфигулла Шәрифулла улы Шараповка
12 февральдә 85 яшь тула.
Кадерле әтиебез! Юбилеең белән чын күңелдән тәбрик итәбез, нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларың һәм оныкларыңның игелеген күреп, кадерле әниебез Сәгыйдә белән өйгә ямь биреп, тигезлектә гомер итүегезне телибез.
Кайчан кайтсак ишек ачык була,
Каршылыйсыз ачык йөз белән.
Кайгы-хәсрәт җиңеләеп китә,
Сезнең әйткән йомшак сүз белән.
Иң изге теләкләр белән, балаларың Яхъя-Резеда, Зөләйха-Габделбәр, Фәрит-Фәүзия,
Хәлил-Эльмира һәм онык-оныкчыкларың.
Безнең теләкләргә әниебез Сәгыйдә дә кушыла.
Нет комментариев