Түбән Чегодай авылында яшәүче
газиз кешебез Дәүләтшина Кәримә Сәхап кызы
25 гыйнварда олы юбилеен билгеләп үтә.
Кадерле әниебез! Сине туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз. Шушы еллар дәвамында тормыш сынауларына бирешмичә безне - балаларыңны тормыш юлына аяк бастырдың, хәзер оныкларыңны акыллы, тәүфыйклы итеп тәрбияләргә ярдәм итәсең.
Алдагы гомереңне исәнлектә, тынычлыкта, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп яшәргә насыйп булсын.
Рәхмәт, әни, безгә гомер бирдең,
Төн йокламый карап үстердең.
Йөрәк җылың кушып барыбызга,
Яшәр өчен ныклык, көч бирдең.
Безнең өчен күпме тырыштың син,
Уйладың син гомер юлыңда.
Онытмабыз, әни, төпле сүзең, зирәк фикерең,
Рәхмәт сиңа барысы өчен дә.
Иң изге теләкләр белән, кызларың, кияүләрең, оныкларың, оныкчыкларың.
Нет комментариев