Безнең өчен иң якын һәм кадерле булган кешеләребез -
әти-әниебез Әмин Шәрип улы һәм
Азия Бари кызы Галәүтдиновларның
(Кара Чишмә авылы) тормыш коруларына
20нче гыйнварда 55 ел тула.
Бәйрәмегез белән котлап,
әткәй, әнкәй, сезгә дәшәбез
һәрчак шулай безгә үрнәк булып,
пар канатлар булып яшәгез!
Безне кеше итү өчен
Китте бөтен көчегез.
Шуңа да сез безнең өчен
Алтынга тиң кеше сез.
Сезгә язмыш бүләк иткән
Бергә-бергә гомер итәргә.
Сикәлтәле тормыш сукмакларын
Җитәкләшеп бергә үтәргә.
Сезне яратып һәм хөрмәт итеп,
балаларыгыз һәм оныкларыгыз.
Нет комментариев