Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Котлыйбыз!

10 января 2017, 08:34

613

0

0

Кармыш авылында туып үскән, хәзер Чирмешәндә яшәүче туганыбыз Гатин Хафиз Фатих улына гыйнвар аенда 70 яшь тула.

Хафиз абый! Син кояш нурлары ак карларны, пакъ җаннарны җылыткан көндә якты дөньяга килгәнсең. Олуг бәйрәмең - туган көнең белән чын күңелдән тәбрик итәбез.
70 ел эчендә, Ходай биргән гомереңдә авырлыклар да булгандыр, сынмагансың, сыгылмагансың, мактауга лаек хезмәт юлы үттең, тормыш иптәшең Зөһрә апа белән берсеннән-берсе матур энҗе бөртегедәй балалар үстереп, оныклар тәрбиялисез. Ходай Тәгалә сезнең шул бәхетегезгә өстәп сәламәтлек бирсен. Укыган догаларың кабул, киләчәк көннәрең өметле булсын. Бәхетле картлык, хәерле гомерләр көтсен сезне.
70 яшең белән котлап,
Зур бәхетләр сиңа телибез.
Үзең кешелекле булган өчен,
Олылыйбыз сине, зурлыйбыз.
Иң изге теләкләр белән, энең Шәүкәт-Гөлия, сеңелләрең Гөлназ, Лилия. Бу теләкләргә калган барлык туганнар да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев