Кадерле кешебез - яраткан әниебез һәм әбиебез Наилә Сабирҗан кызы Мәссарованы (Чирмешән авылы) юбилее белән чын күңелдән тәбрик итәбез.
Озын гомер, тән сихәтлеге, тыныч, матур тормыш телибез сиңа, кадерлебез. Безгә һәрвакыт үрнәк булып, киңәшләр биреп, игелегебезне күреп, оныкларга куанып озак еллар яшәргә насыйп булсын. Әниебез, без сиңа бик рәхмәтлебез.
Ак бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек сиңа, олы бәхет,
Ходай шуннан мәхрүм итмәсен.
Яратып һәм ихтирам итеп, кызың Ләйсән, киявең Илдус, оныкларың Айгөл, Айнур, Айдар.
Нет комментариев