Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

котлаулар

30 декабря 2016, 06:42

683

0

0

Түбән Кәминкә авылында яшәүче кадерле әниебез
Закирова Роза Хәниф кызы
1 гыйнварда юбилеен билгеләп үтә.
Кадерле әниебез! Сине шушы гомер бәйрәмең белән ихлас күңелдән тәбриклибез, озын гомер, бәхет-шатлык­лар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык телибез.
Әти белән тигезлектә, бәхетле гомер кичереп, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, шатлыкларга сөенеп яшәргә Ходай насыйп итсен.
Һәрвакытта булдың өйнең яме,
Авыр чакта безгә син терәк.
Озак яшә, һәрчак сәламәт бул,
Син бит, әни, безгә бик кирәк.
Әти белән тигез яшәгез сез,
Ничек матур парлап йөргәндә.
Шулай бергә каршы алыгыз сез,
Без сагынып кайтып кергәндә.
Иң изге теләкләр белән, балаларың. Безнең теләкләргә әти дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев