Лашман авылында яшәүче кадерле әтиебез
Яруллин Миндар Габдулла улына 4нче гыйнварда 80 яшь тула.
Кадерле әтиебез! Сине туган көнең белән котлап иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың нык, гомерең бәхетле булсын! Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, озын гомер итәргә, гаилә шатлыгы, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Ныклы тазалык, озын гомер, мул тормышта яшәвеңне телибез.
Бәйрәмеңнең матур хатирәсе
Күңелеңдә калсын уелып,
Тәбриклибез сине чын күңелдән
Барыбыз да бергә җыелып.
Инде менә 80 тулган,
Юк, унсигез ләбаса.
Син яшь әле, син мәңгелек
Безнең белән янәшә.
Иң изге теләкләр белән, улларың-киленнәрең, кызларың-кияүләрең, 9 оныгың, 5 оныкчыгың.
Бу теләкләргә әниебез Зәкия дә кушыла.
Нет комментариев