Керкәле авылында яшәүче
иң якын кешебез - Ногманова Мәймүнә Нәҗип кызына
13 декабрьдә 65 яшь тулды.
Кадерле әниебез! Сине чын күңелдән олы юбилеең - туган көнең белән котлыйбыз, озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, саулык-сәламәтлек телибез. Сиңа, әни, һәрчак якты йөзең, мул табының, барлык кылган изгелекләрең, ярдәмнәрең, балаларым, дип өзелеп яшәгәнең өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез. Алдагы көннәреңдә сау-сәламәт булып, балаларың һәм оныкларыңның игелеген күреп озын-озак яшәргә Ходай насыйп итсен.
Иң изге теләкләр белән,
балаларың Әнвәр-Гөлүзә, Тәкъзимә, Миләүшә-Марс, Тәнзилә-Айрат һәм оныкларың.
Нет комментариев