Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Котлыйбыз!

09 декабря 2016, 08:16

791

0

0

Котлыйбыз!

Лашман авылында туып үскән, хәзер Чирмешәндә яшәүче Рәмзия Рөстәм кызы Сабированы 50 яшьлек юбилее белән чын күңелдән тәбрик итәбез.

Кадерле әниебез, әбиебез, кызыбыз!
Сине шушы истәлекле гомер бәйрәмең белән ихластан тәбриклибез. Тормышның һәр көне шатлык-сөенечләргә бай, бәхетле булсын. Безне сөендереп, үзең дә безнең уңышларга куанып, сәламәт булып озак яшәвеңне телибез. Барысы-барысы өчен дә мең рәхмәт сиңа, сөеклебез. Без сине бик яратабыз. Син булганда гына без бәхетле, тормышыбыз синең белән ямьле.
50нче тапкыр кышлар сиңа
Бүләк итә матур гөлләрен.
Котлы булсын, синең юбилеең,
Шатлык белән үтсен көннәрең.
Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Наил, балаларың Алсу-Алмаз, Гүзәлия, оныгың Ясминә. Әлеге тәбрикләүләргә Түбән Кама шәһәрендә яшәүче туганнарың, Лашманнан әтиең Рөстәм дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев