Түбән Кәминкәдә гомер итүче әтиебез
Тәлгать Самат улы һәм әниебез Фәридә Юныс кызы Вәлиуллиннарның
бергә гомер итүләренә 12 декабрьдә 30 ел тула.
Энҗе туегыз белән ихлас күңелдән котлыйбыз, безнең өчен иң кадерле, газизләрдән-газиз бул-
ган әти һәм әни! Сезгә имин тормыш, бәхетле картлык, тигезлек һәм корычтай саулык -
сәламәтлек, тормышыбызга ямь өстәп, авыр-
мый яшәвегезне, озын гомер итүегезне телибез. Барысы өчен дә мең-мең рәхмәт, әти-әни!
Кояш кебек җылы сибәсез сез,
Йолдыз булып нурлар чәчәсез.
Тормыш юлыбызда маяк булып
Күңел офыгына күчәсез.
Без,балалар,сезнең гөлегез,
Әти -әни ,диеп дәшәбез,
Кайгы күрми ,безне шатландырып,
Озын -озак еллар яшәгез!
Рәхмәт сезгә, әти -әни!
Ярый әле икәү яшьлектә
Бер -берегезгә очрап табышкансыз,
Кавышкансыз безнең бәхеткә.
Сез булганга,әти-әни,
Нигезебез нурлы-сөйкемле,
Адашканда һәрчак юл күрсәтеп
Яныгызчы йолдыз шикелле.
Иң изге теләкләр белән,
балаларыгыз Алсу -Илшат,Назыйм-Гөлназ, Ландыш, оныкларыгыз Ислам, Илдан, Алмаз. Котлауларга барлык туганнар,
кода-кодагыйлар да кушыла.
Нет комментариев