Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

котлаулар

08 декабря 2016, 11:13

647

0

0

Туймәт авылында яшәүче кадерле
әтиебез Әһлиуллин
Ильяс Минегол улы
13 декабрьдә юбилеен билгеләп үтә.
Иң кадерле газиз кешебезне ихлас күңелебездән тормыш бәйрәме белән котлыйбыз. Әти! Ходай сине саулыктан, тынычлыктан аермасын.
Синең киңәшеңне, хәер-фатихаңны, теләгән теләкләреңне, укыган догаларыңны алдагы көннәрдә дә ишетеп, бары тик сөенечле хәбәрләр генә ишеттереп, бәхетле, бәрәкәтле гомер кичерергә насыйп итсен Ходай. Әти! Без барыбыз да сиңа чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез. Алдагы көннәрең дә кадер-хөрмәттә узсын; кирәк-терәк булып яшәргә язсын.
Һәрвакытта булып өйнең яме,
Авыр чакта безгә нык терәк,
Озак яшә, һәрчак сәламәт бул,
Син бит, әти, безгә бик кирәк.
Иң изге теләкләр белән, балаларың,
кияүләрең, онык-оныкчыкларың
һәм барлык туганнарың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев