Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

котлаулар

08 декабря 2016, 11:12

1370

0

0

Кармыш авылында гомер итүче
Вәлиуллина Галия Вәлиулла кызына
13 декабрьдә 85 яшь тула.
Безнең өчен кадерле туган апабыз! Шушы олы бәйрәмең - юбилеең белән ихлас, чын күңелдән котлыйбыз.
Тормыш юлында нинди генә авырлыклар кичермәдең, шуңа да карамастан, сынмадың, сыгылмадың, кеше каршына мохтаҗлык белән бармыйча, үз көнеңне үзең күрдең. Хәзерге тормышыңның яхшылыгына, бар булганына шөк­рана кылып, шатланып, ямь табып яшисең. Син һәрвакыт үзеңә килгән кешеләрне ачык йөз белән кабул иттең. Шуңа күрә дә сине барлык туганнарыбыз, балаларыбыз, авыл халкы, күршеләрең чын күңелдән хөрмәт итә, туган апам. Синең олы йөрәгең, сабыр холкың, ачык йөзең, биргән киңәшләрең, ярдәмең безгә һәм балаларыбызга һәрвакыт үрнәк булып истә калачак. Аллаһы биргән гомереңне исәнлектә, тынычлыкта яшәргә язсын. Барысы өчен дә мең рәхмәт, апа!
Иң изге теләкләр белән, энең Солтан-Миннегөл, балаларыбыз, кияүләребез, киленебез,
онык-оныкчыкларыбыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев