Иске Кади авылында яшәүче кадерле әтиебез, тормыш иптәшем Гыймранов Рәмил Вәлиҗан улына 6 декабрьдә 50 яшь тула.
Кадерлебез! Сиңа нык сәламәтлек, чиксез шатлыклар телибез. Алдагы көннәреңдә дә исәнлек белән гомер итәргә, балаларыңның шатлыкларына сөенеп яшәргә язсын Ходай. Без сине бик нык яратабыз. Озын гомер сиңа!
Бәйрәмеңнең матур хатирәсе
Күңелеңдә калсын уелып.
Тәбриклибез сине чын күңелдән
Барыбыз да бергә җыелып.
Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Гөлия, балаларың: Равилә-Алмаз; Раилә-Илнар; Равил; Рәмзил. Бу теләкләргә әниебез Хаҗия дә кушыла.
Нет комментариев