Чирмешәндә яшәүче Васыйл Сираҗетдин улы Әхмәтҗановка 22 ноябрь көнне 55 яшь тулды.
Матур юбилее белән чын күңелдән котлап, ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы - хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез.
Тормыш күгең кайгыларсыз, аяз булсын,
Һәр иртәдә сине бәхет көтеп торсын.
Һәр туар таң муллык - шатлык бүләк итсен,
Гомер юлың еракларга дәвам итсен.
Иң изге теләкләр белән кодагыйларың Рәхимҗановлар, улларың Рафаэль, Линар, киленнәрең Эльвира, Диана, оныкларың Альберт, Марсель.
Нет комментариев