Туймәт авылында гомер итүче тормыш иптәшем, әниебез Гакилә Шәйхетдин кызы Латфуллина 18 ноябрьдә 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Кадерлебез! Сине юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Бәйрәмең матур көннәр, изге хәбәрләр, шатлыклы яңалыклар гына алып килсен. Гомерең озын һәм сөенечләргә бай, сәламәтлегең корычтай нык булсын, бәхетең тулып торсын.
50 яшең килеп ишек каккач,
Мендем димә яшьнең түренә.
Күңелеңдә калсын яз чуагы,
Гомер үтә диеп сүрелмә.
Котлы булсын синең туган көнең,
Шатлык белән үтсен һәр көнең.
Корычныкы булсын тазалыгың,
Кояшныкы булсын гомерең.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Ринат, балаларың Рушан-Алсу, Рамил, оныгың Ралинә.
Нет комментариев