Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

котлаулар

11 ноября 2016, 12:55

931

0

0

Кармыш авылында яшәүче кадерле кешебез
Әхмәтҗанова Тәскирә гайсә кызының
15 ноябрьдә 55 яшьлек юбилее.
Кадерле әниебез, әбиебез! Сине юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз, нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты, туачак таңнарың нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә!
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә
Картаерга һич тә ашыкма.
Иң изге теләкләр белән,
балаларың Айрат-Эльмира, Раил-Венера,
Илсур-Айгөл; оныкларың Айзат, Алмаз, Амелия һәм Самир, кода-кодагыйларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев