Утыз Имән авылында гомер итүче
Шамил Динмөхәммәт улы һәм
Гөлфруз Нуретдин кызы ШӘмсуаровларның бергә тормыш коруларына октябрь аенда 50 ел булды.
Кадерле әти-әни, әби-бабай!
Шатлык-куанычларда, авыр мизгелләрдә дә бер-берегезгә терәк, бер-берегезгә кирәк булып, җан җылысын тоеп, 50 ел гомер кичерәсез. Сез тормышка гашыйк булып, шатланып яши беләсез. Киләчәктә дә безгә, балаларыгызга үрнәк булып, пар канатлар булып яшәгез. Барлык хыялларыгыз, уй-ниятләрегез кабул булсын. Ходай сезгә озын гомер, ныклы сәламәтлек бирсен. Кадерле әти-әни, әби-бабай булып яшәргә насыйп булсын.
Сез бит безгә һәрчак иң нык терәк
Тормыш сынаулары алдында,
Исән-имин озак яшәгез сез
Шатландырып безне тагын да.
Безне кеше итү өчен
Китте бөтен көчегез.
Шуңа да сез безнең өчен
Алтынга тиң кеше сез.
Барлык балаларыгыз, кияүләрегез, киленегез,
оныкларыгыз, оныкчыкларыгыз исеменнән, кызыгыз Талия.
Нет комментариев