Җиһаншин Габдрәшит Вафа улының (Чирмешән)
23 октябрьдә туган көне - 65 яшьлек юбилее.
Кадерле әтиебез! Сине ихлас күңелдән туган көнең, юбилеең белән котлыйбыз! Сиңа аяз күк йөзе, шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән-кадерле син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Ходай насыйп итеп, сиңа алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек белән гомер итәргә, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде. Сиңа шушы ямьле бәйрәмеңдә меңнәрчә рәхмәт сүзләре әйтәбез, чын йөрәктән яратабыз!
Җир йөзенең бөтен матурлыгын,
Килә, әти, бүләк итәсе.
Дөньядагы иң матур сүзләрнең,
Иң җылысын сиңа әйтәсе.
Ходай сиңа сәламәтлек бирсен,
Сызламасын аяк-кулларың.
Чирне белмә, кайгы күрмә,
Япь-яшь булып калсын күңелең.
Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Асия,
балаларың Радик-Эльвира, Рәмил-Ләйсән, Алсу-Фәнил,
оныкларың Камил, Айсылу, Дания.
Бу теләкләргә кода-кодагыйларың да кушыла.
Нет комментариев