Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлау

18 октября 2016, 13:18

1164

0

0

Кармыш авылында гомер итүче кадерле әниебез

Әхмәтҗанова Рушания Муса кызының
шул көннәрдә 75 яшьлек юбилее.

Әниебез! Сине матур бәйрәмең-юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Изге күңелле, сабыр, мәрхәмәтле булуың сиңа тормышта зур сынауларны җиңеп чыгарга көч бирде. Син бүген дә авылыбызның, балаларыңның хөрмәтен, назын тоеп, безгә үрнәк булып, үзеңнең җан җылыңны биреп яшисең!

Бүген синең юбилеең, әни,

Гомереңнең бик зур бәйрәме.

Яшә әле тагын бик күп еллар,

Син яшәсәң дөнья гел ямьле!

19 октябрьдә әниебезнең әтиебез Сабит Әбелҗәдит улы белән бергә, иңне-иңгә куеп гомер итүләренә 50 ел тулды.

Кадерлеләребез! Сезне гомер бәйрәмегезнең иң олысы, алтын туегыз белән ихластан котлыйбыз.

Ярты гасыр гомер узган,

Алтын туегызга кердегез.

Күпме шатлык, сагыш, сөенечләр,

Барысын да уртак бүлдегез.

Балаларым диеп тырыштыгыз,

Туры юлны безгә күрсәтеп.

Тагын озак еллар яшәгезче

Мул тормышта бергә гөрләшеп.

Ике якты терәк баганадай

Өйрәттегез безне яшәргә.

Олыларга зурлап, кечеләргә

Хөрмәт белән генә дәшәргә.

Сезне яратып, бәйрәмегез белән котлап, балаларыгыз: Флера-Таһир, Флер-Фәния, Илгиз-Резидә,

9 оныгыгыз, ике оныкчыгыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев