Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

11 октября 2016, 04:57

668

0

0

Котлыйбыз!

Агач-яфрак, кеше кылган гамәлләре белән матур. Тормыш сукмакларыннан кыю адымнар белән алга атлаганда янәшәдәге кешеләргә игътибарлы, ярдәмчел һәм гадел була белгән шәхесләрне кем генә хөрмәт итми икән?!

Әлеге күркәм сыйфатларга ия булган кадерле кешебез, Шәрифуллин Рияз Вәлиәхмәт улы шушы көннәрдә үзенең туган көнен - юбилеен билгеләп үтә.
Кадерлебез! Сине гомер үрләрен яулый-яулый шушы баскычка килеп җиткән матур юбилеең белән котлап, игелекле озын гомер телибез. Күңел кояшыңны сүндерми, тирә-юньдәгеләргә яшәү көче биреп, әле озак еллар дөньяга якты нур өләшеп яшәгәндә сәламәтлек, иман байлыгы, кимемәслек көч-куәт юлдаш булсын. Гомереңнең һәр көнен сәламәтлек, җан тынычлыгы, йөрәккә яшәү көче өстәүче уңышлар белән каршыла. Якыннарыңның, туганнарыңның күңел җылысын тоеп яшә.
Вөҗдан күзе белән карыйсың син
Тормыштагы һәрбер мизгелгә.
Күпме изге гамәл энҗе булып
Гомер юлыңа синең сибелә.
Рух ныклыгына таянасың,
Нәкъ меңъяшәр имән төсле син.
Чор сулышын ачык тоемлаучы
Зыялы һәм затлы кеше син.
Яратып һәм хөрмәт итеп, иң изге теләкләр белән газиз әниең, тормыш иптәшең, йөрәк җимешләрең, оныгың Рөстәм, киленең Роза, туганнарың, аларның гаиләләре, балалары.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев