Кармыш авылында яшәүче әниебез
Сәлахова Фәния Вәгыйз кызына 5 октябрьдә 60 яшь тула.
Кадерле, газиз, сөйкемле, сөекле әниебез! Без сине, барлык балаларың бергә җыелып, бүгенге бәйрәмең белән котлыйбыз. Озак яшә, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе сине беркайчан да ташламасын! Биргән фатихаларың фәрештәләр булып безгә ирешсеннәр. Балаларыңның, оныкларыңның хәсрәтен күрмә, алар сиңа куанычлы хәбәрләр генә китерсеннәр, игелекле эшләр генә башкарсыннар.
Шатлык-куанычлар, сәламәтлек
Сине ташламасын, әни, гомергә,
Йортыбызны җылытучы учак,
Нур сибүче кояш син безгә!
Иң изге теләкләр белән,
ирең Мансур, балаларың Фәридә, Фирүзә,
киявең Газинур, оныкларың Илназ, Альбина.
Нет комментариев