Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлау

03 октября 2016, 10:55

696

0

0

Чирмешәндә яшәүче әтиебез
Галиуллин Минәсхәт Әшрәфулла улының
3нче октябрьдә 55 яшьлек юбилее.
Кадерле әтиебез! Чын күңелдән сине олы бәйрәмең белән котлап, иң якты теләкләребезне юллыйбыз. Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең озын булсын. Балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, тынычлык­та, муллыкта, әниебез белән тигезлектә яшәргә язсын.
Котлы булсын, әти, туган көнең,
Гел шатланып үтсен көннәрең.
Сиңа сөенеч кенә китерсеннәр
Якыннарың, улың, кызларың.
Озын гомер бирсен Хак Тәгалә,
Тыныч булсын һәрчак җаннарың
Кочак-кочак бетмәс куанычлар
Төяп килсен туар таңнарың.
Юлларыңа ак бәхетләр яусын,
Шатлык балкып торсын йөзеңдә.
Кайгы-хәсрәт баш очыннан узсын,
Шул теләкләр бездән үзеңә.
Иң изге теләкләр белән,
балаларың Гөлия-Реваль, Илшат-Диләрә, оныгың Реналь.
Бу теләкләргә әниебез Рушания дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X