Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлаулар

20 сентября 2016, 11:25

657

0

0

Югары Кәминкә авылында туып-үскән, хәзер Чирмешәндә яшәүче
Ринат Рамазан улы Гарифуллинның 21 сентябрьдә туган көне.
Сабыр холыклы, ярдәмчел, олы җанлы кадерле кешебезне чын күңелебездән юбилее белән котлыйбыз. Аңа алдагы тормышында ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, куанычлы матур көннәр, гаилә бәхете, балаларыбызның игелеген күреп, шатланып яшәвен телибез. Һәрвакыт шундый киң күңелле, гади, мәрхәмәтле булып кал!
Гомер юлың озын-озак булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен.
Тормыш юлың бәхет белән үтсен,
Авырлыклар бер дә килмәсен.
Яшә әле бер дә бирешмичә,
Баш имичә кырыс җилләргә.
Яшә җирдә язгы гөлләр булып,
Терәк булып безнең иңнәргә.
Юлларыңа ак бәхетләр яусын,
Шатлык балкып торсын йөзеңдә
Кайгы-хәсрәт читләтеп узсын -
Шул теләкләр бездән үзеңә.

Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Халисә,
балаларың Гөлназ һәм Раил.
Бу теләкләргә әбиебез Мөзәянә дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X