Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Котлыйбыз!

20 сентября 2016, 10:24

613

0

0

Котлыйбыз!

Бәркәтә авылында яшәүче әтиебез, бабабыз Мостафин Фоат Габдулла улына 20 сентябрьдә 70 яшь тулды.

Кадерлебез! Сине истәлекле гомер бәйрәмең белән ихлас күңелдән котлап, озын гомер, нык сәламәтлек, бәхет-шатлыклар телибез.
Әти, син гомерең буе колхозда механизатор булып эшләп, хәләл хезмәтең белән балаларыңа үрнәк булдың. Әниебез белән безне тәрбияләп, үстереп, укытып, олы тормышка аяк бастырдыгыз. Әти, рәхмәт сиңа биргән яхшылыкларың, акыллы кинәшләрең, бүгенге бәхетле тормышыбыз өчен. Киләчәктә дә әниебез белән пар канатлар булып, оныкларыңа сөенеп, безнең игелегебезне күреп, мул, матур тормышта озын-озак гомер кичерсәң иде.
Рәхмәт, әти безгә гомер бирдең,
Тәрбияләп, тырышып үстердең.
Йөрәк җылың кушып, барыбызга
Яшәр өчен ныклык, көч бирдең.
Иң изге теләкләр белән, балаларың: Нияз-Әлфия, Наил-Әлфия, Фәнисә-Рәмил һәм оныкларың. Әлеге теләкләргә әниебез Нәфисә дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев