Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Котлыйбыз!

06 сентября 2016, 14:13

616

0

0

Котлыйбыз!

Түбән Кәминкә авылында яшәүче кадерле әниебез, әбиебез Җамалетдинова Мөнирә Хатыйп кызына бүген, 6 сентябрьдә 70 яшь тулды.

Күпләргә үрнәк булып яшәүче киң йөрәкле кешебез! Сине чын күңелдән юбилеең белән тәбрик итәбез. Без, балаларыңны аякка бастыру өчен сиңа зур сынаулар үтәргә туры килде. Шуңа да карамастан, безне җил-яңгыр тидермичә, дөрес тәрбия биреп, олы юлга чыгардың. Син бүген дә безнең олы таянычыбыз, киңәшчебез, нигезебезнең яме.
Кадерлебез, сиңа иң беренче чиратта исәнлекле озын гомер, киләсе көннәреңне сау-сәламәт булып, шатлык белән каршы алуыңны телибез. Киләчәктә дә авырмыйча, кайгы-хәсрәт күрми, балаларыңның күңел җылысын тоеп, оныклар белән куанып гомер итсәң иде.
Кояш җылысына җыелгандай
Сыенабыз, Әни, яныңа.
Тормыш ямен, матурлыгын тоеп,
Яшә Әни, яшә тагын да.
Кайткан саен синең яннарыңа,
Колач җәеп каршы киләсең.
Мең-мең рәхмәт, әни, тәрбияңә,
Безнең өчен һәрчак кирәксең.
Иң изге теләкләр белән, балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев