Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

18 августа 2016, 15:11

833

0

0

Котлыйбыз!

Әмир авылында яшәүче хөрмәтле туганыбыз Сания Әгъзам кызы Шәйдуллинаны 75 яшьлек юбилее белән чын күңелдән тәбрик итәбез.

Кадерлебез! Синең туган көнең барыбыз өчен дә зур һәм шатлыклы бәйрәм.Синең үрнәк гамәлләрең, игътибарың, булышлыгың, кылган изгелекләрең өчен без бик рәхмәтле, әле дә акыллы киңәшләрең белән бар туганнарга да тугры юл, ярдәм күрсәтеп торасың. Тирәңдәге һәр кеше синең йөзеңнән нур, күңелеңнән җылылык, киңәшләреңнән файда ала. Саулыкларга тулы озын гомер, чиксез бәхет, җан тынычлыгы телибез сиңа.
Эш-гамәлең синең маяк кебек
Киңәш-сүзең булды таманга.
Мәрхәмәтле үзең, сокландыра
Кулларыңнан гөлләр тамганда.
Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелең.
Озын гомер, бәхет-шатлык белән
Бер кайгысыз үтсен гомерең.
Ихтирам белән барлык туганнарың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев