Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

12 августа 2016, 10:07

681

0

0

Чирмешән авылында яшәүче якын кешебез - газиз әниебез Шәңгәрәева Зөлфирә Илтизәр кызына 13 августта 50 яшь тула. Хөрмәткә игътибарга, назга лаек, акыллы, зирәк әниебез! Без сине бәйрәмең белән чын йөрәктән котлыйбыз.
Кадерле әниебез! Сиңа нинди генә матур сүзләр әйтсәк тә аз булыр кебек. Көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт, ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул, Әнкәй.
Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын. Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, балаларыңның, оныкларыңның игелеген тоеп безне шатландырып яшәргә язсын Ходай.
Ярты гасыр күп тә сыман, юк та сыман. Синең гомердә дә авыр көннәр, сикәлтәле юллар аз булмады. Алай да син сынмадың, сыгылмадың, югалмадың. Менә дигән Ана, хатын булып калдың. Рәхмәт әнкәй сиңа барысы өчен дә: якты чыраең, тимле ризыкларың, тәмле сүзләрең белән каршылап, озатып калганың өчен. Киләчәктә дә үз хәзинәңнең чишмәсе саекмасын, бәхетеңә авырлыклар килмәсен. Ходай тәгалә сиңа шул бәхетләреңә сәламәтлекләр өстәлеп торсын.
Кадерле Әниебез! Шушы көнне дөньяга килгәнең өчен, үскәнең өчен, аннан соң безнең кадерле әтиебезне үзеңә яр иткәнең өчен, безне бар иткәнегез өчен бик зур рәхмәт сиңа. Әтиебез белән тыныч тормышта картаеп, бергә яшәргә язсын.
Иң изге теләкләр белән әтиебез, балаларың Гөлшат-Фәнил, Гүзәл-Александр һәм оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев