Әмир авылында туып үскән, бүгенге көндә Сургутта яшәүче кадерле кешебез Фазыйл Әгъзам улы Әгъләмовны 60 яшьлек юбилее белән чын күңелдән тәбрик итәбез.
Юбилярга нык сәламәтлек, бәхет, күтәренке кәеф телибез. Син һәрчак тормышта ныклы терәгебез, ышанычыбыз, киңәшчебез булдың һәм шулай булып каласың да. Олы йөрәгең, ярдәмең, шатлык-борчуларыбызны уртак итеп яшәгәнең өчен рәхмәт сиңа. Гел шундый тормыш сөючән, көчле рухлы һәм яшь булып кал.
Юбилеең белән кайнар котлап,
Җәйнең шушы матур көнендә,
Матур тормыш һәм дә нык исәнлек,
Без телибез сиңа гомергә.
Энҗе нурлар сибеп елмаюың
Күңелләргә бирә мең дәва.
Синдәй ихлас, киң күңелле кеше
Бармы икән тагын дөньяда.
Иң изге теләкләр белән, барлык туганнарың исеменнән Гөлшат.
Нет комментариев