Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Котлыйбыз!

20 июля 2016, 05:20

651

0

0

Кара Чишмә авылында гомер итүче әтиебез Фазыйл Галим улы Гамиров һәм әниебез Наилә Мингалим кызының гаилә коруларына 20 июльдә 55 ел булды.

Кадерлеләребезне зөбәрҗәт туйлары белән чын күңелдән тәбрик итеп, йөрәктән чыккан иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Шушы еллар дәвамында сез тормышта бер-берегезгә терәк, таяныч булып, шатлык-борчуларны уртак итеп матур яшисез. Сез булганга без бик бәхетле, сез бүген дә безнең таянычыбыз, тормышыбыз маягы, гаиләбезне бербөтен итеп тотучы кадерле, газиз кешеләребез. Сәламәт булып, балалар, оныклар хөрмәтен тоеп, тигезлектә озын-озак яшәргә язсын сезгә.
Иң изге теләкләр белән балаларыгыз, кияү-киленнәрегез, оныкларыгыз һәм оныкчыкларыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев