Лашманда яшәүче кадерле кешебез Гатауллин Хөсәен Якуб улына 15 июльдә 55 яшь тулды.
Кадерлебез! Сине гомер бәйрәмең - юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз, нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы белән, балаларыңның рәхәтен күреп, оныкларыңа сөенеп, туачак таңнарыңа һәр көн шатланып җан тынычлыгын югалтмыйча, иңгә-иңне куеп гомер кичерергә язсын иде. Калган гомергә дә аякта йөрерлек, балаларга терәк булырлык исәнлек бирсен Ходай.
Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Люция, балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың. Бу теләкләргә кода-кодагыйлар, әбиең Гөлфия һәм барлык туганнар да кушыла.
Нет комментариев