Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Котлыйбыз!

30 июня 2016, 12:19

651

0

0

Лашман авылында яшәүче кадерле әниебез Кашапова Мәрьям Шакир кызына 2 июльдә 60 яшь тула.
Кадерле әниебез, син безнең өчен дөньядагы иң миһербанлы, иң сабыр, иң киң күңелле кеше. Дөньяда булганың, күңел назыңны биреп безне үстерүең өчен рәхмәт, әни. Гомерең озын, сөенечләргә бай булсын, бәхетең тулып торсын. Җан тынычлыгын югалтмыйча, бәхет-шатлыкларга төренеп, әти белән тигезлектә гомер итүегезне телибез.
Әни, диеп әйтер кешең булу
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса - уртак була,
Кайгыларың булса - югала.
Иң изге теләкләр белән, балаларың. Бу теләкләргә әтиебез Ваһап та кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев