Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

23 июня 2016, 10:02

772

0

0

Югары Кәминкә авылында яшәүче кадерле кешебез - апабыз Сафиуллина Минзада Әхмәт кызының 24 июньдә 70 яшьлек юбилее.

Апа! Гомер бәйрәмең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме - алдагы гомер юлларыңны иминлектә, сау-сәламәт булып, шатлык-куанычлар белән үткәрергә язсын. Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның игътибарын, мәрхәмәтен тоеп, тыныч гомер ит.
Кайчан кайтсаң өеңдә нур бөрки,
Каршылыйсың якты йөз белән.
Кайгы-хәсрәт җиңеләеп китә,
Синең әйткән йомшак сүз белән.
Рәхмәтеңнән Раббым ташламасын,
Кунагы бул якты дөньяның.
Озак яшә, апам, утың сүндермичә
Балаларың үскән ояңның.
Иң изге теләкләр белән, барлык туганнар исеменнән, сеңелең Рузалия.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев