Лашман авылында яшәүче әтиебез Гатин Наил Хәниф улы һәм әниебез Миннур Зариф кызының бергә тормыш корып яши башлауларына 22нче июньдә 41 ел тула.
Безнең кадерлеләребез! Сезне шушы олуг, шатлыклы бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз.
Сез никахка кергәннән бирле 41 ел гомер үтеп киткән. Шушы көннән соң күпме юллар үттегез дә, күпме сулар кичтегез. Авыр мизгелләрдә дә сез бер-берегезгә терәк, бер-берегезгә кирәк булып, кайгысын да, шатлыгын да, газабын да уртаклашып, җан җылысын тоеп гомер кичердегез. Сез безнең өчен дөньяда иң миһербанлы, иң сабыр, иң киң күңелле кешеләр. Рәхмәт сезгә, йөрәк назыгыз, яратуыгыз, безне сөеп үстергәнегез өчен. Алдагы тормышыгызда да ныклы сәламәтлек, озын гомер, гаилә бәхете телибез. Җан тынычлыгын югалтмыйча, иңне иңгә куеп, озын гомер кичерегез.
Рубин туегыз белән котлап,
Әткәй, әнкәй, сезгә дәшәбез.
Һәрчак шулай безгә үрнәк булып,
Пар канатлар булып яшәгез.
Безне кеше итү өчен
Китте бөтен көчегез.
Шуңа да сез безнең өчен
Алтынга тиң кешесез!
Иң изге теләкләр белән, балаларыгыз, кияү-киленнәрегез, оныкларыгыз.
Нет комментариев