Лашман авылында яшәүче кадерле кешебез - әниебез һәм әбиебез Наилә Шәмсетдин кызы Сибгатуллинага 70 яшь тулды.
Ул безнең өебезгә ямь биреп торучы кояшыбыз кебек - аңардан сабырлык нурлары бөркелеп тора. Бөтен кешегә дә кече күңелле, артыгын сөйләмәс, кирәк чакта төпле киңәшен дә бирер. Без аның гел шундый ачык йөзле, сәламәт булып калуын телибез. Барчабызга да терәк булып, озын гомер яшәргә язсын.
Һәрчак шулай шатлык белән яшә,
Гомерләрнең сиңа олысы.
Туган көнгә тирән хөрмәт белән
Бездән, әнкәй, йөрәк җылысы.
Күңелләрдә шатлык ташып торсын,
Сагышларга урын калмасын.
Алда туар көнең якты булсын,
Ходай кайгылардан сакласын.
Иң изге теләкләр белән улың, кызларың, киленең, киявең, оныкларың. Котлауга Зур апабыз Зәйнәп, әтиебез Минзакир да кушыла.
Нет комментариев