Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы

Чирмешәннең туган як тарихы музее

Чирмешәннең туган як тарихы музее
  • Тасвирлама:

    Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының «Туган як тарихы музее»

  • Эш вакыты:

    дүш-җом 8:00 – 17:00

  • Төшке аш тәнәфесе:

    12:00 – 13:00

  • Телефон:
    • +7 (843) 962-58-40
  • Сайт:

    https://музей-черемшан.рф

  • Адресы:

    Татарстан Республикасы, Чирмешән районы, Чирмешән авылы, Беренче май урамы, 29

1980 елда Чирмешәндә мемориаль үзәк эшли башлый, ә 2007 елда аның нигезендә туган як тарихы музее ачыла. Чирмешәндә музей булдыруга «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре», Чувашия халык академиясенең хакыйкый әгъзасы Николай Сергеевич Фролов зур өлеш кертте. Чирмешәннең туган як тарихы музеенда карау һәм өйрәнү өчен кызыклы экспонатлар байтак: Арыг-Буг Каан хан чоры тәңкәләре (XIII гасыр), Бөек Екатерина заманыннан алып, бүгенге Россия чорына кадәр булган иң бай нумизматик коллекция, мамонт бивене һәм борынгы хайван тешләре. Биредә безнең төбәкнең халыклары һәм этнослары тарихы күрсәтелгән. Музей бинасында сигез экспозиция залы эши. Составында XIX гасыр татарлары һәм мордваларының традицион милли киемнәре булган этнография фонды экспонатлары аерым урын алып тора.