Гәҗит турында

22.11.2011 09:51 Принтерга

“Безнең Чирмешән” — “Наш Черемшан” (1994 ел февраленә кадәр “Ленин юлында" — “По ленинскому пути”) район газетасының тарихы Чирмешән районы язмышы белән аерылгысыз бәйләнгән. Газетаның юлы җиңел генә булмаган — аның сәхифәләрендә җәмгыятебезнең күмәкләштерүдән алып бүгенге көнгәчә үсеш баскычлары һәммәсе дә көзгедәге кебек чагылыш тапкан.
Район газетасы 1931 елның мартында оеша һәм “Трактор” исеме белән дөнья күрә. Ул Беренче май партия райкомы, район башкарма комитеты һәм райпрофсовет органы була. Ник “Трактор“? Нәкъ шул чорда илне актив индустриализацияләү бара, гаҗәп техника – күәтле тракторлар безнең авыл хуҗалыгы районына да кайта башлый.
1933 елның 10 февраленнән башлап газет “Ленин юлында” — “По ленинскому пути” исеме белән бастырыла башлый. Ул еллардагы мәкаләләр хуҗалык алып баруның күмәк ысуллары өстенлеген, илнең икътисади эшен ныгытуда аның әһәмиятен пропагандалаган. Газета, коллективлардагы барлык уңай тәҗрибәне, отышлы башлангычларны оператив рәвештә эләктереп алган, ил һәм партия тормышындагы мөһим вакыйгаларга колак салган.
Бөек Ватан сугышы елларында район газетасы “Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен!” - дигән лозунг белән басылган. Даими рәвештә танклар һәм самолетлар төзү өчен акча җыю мәсьәләләрен күтәргән, тыл кешеләренең батырлыгын сурәтләгән, аларның җиңү хакына тырышып хезмәт итүләрен яктырткан.
Сугыштан соңгы елларда газета язмаларының тематикасы киңәя, төрлеләнә. Бу басма авыл хуҗалыгында җитештерүчәнлекне арттыруга бәйле һәр яңалыкны кайнар яклый, хезмәт алдынгыларының казанышларын пропагандалый, күпсанлы патриотик башлангычларны хуплый, хезмәт коллективларына җиткерелгән бурычларны үтәргә өндәү юлында, район партоешмасы һәм совет органнарының иң якын ярдәмчесенә әверелә.
1994 елның февраленнән газета “Безнең Чирмешән” — “Наш Черемшан” исеме белән чыга башлады, аның химаячеләре — халык депутатларының район Советы һәм район хакимияте.
70 елдан артык гомер эчендә, газетада бик күп мөхәррирләр алмашынды. “Трактор”ның беренче редакторы Бактиков булган, ул бер ел тирәсе эшләгән. 1931-1933 елларда аны С. Заһретдинов редакцияли. Аннан соң мөхәррир булып Г. Сафин, Г. Садыйков, Диндаровлар эшли. 1937 елдан 1961 елга кадәр мөхәррир эшен С. Мөхәммәтҗанов, 1961 дән 1971гәчә Ә.Сөләймановлар алып бара. Шуннан соңгы елларда әлеге вазифаны К. Нигьмәтуллин, И. Зарипов, К. Ногмановлар башкарды. 1986 елдан алып бүгенге көнгә хәтле редакция коллективын Кадыйр Шакир улы Гомәров җитәкли (дубляж буенча мөхәррир урынбасары булып 1971 елдан Евгений Алексеевич Ромин эшли).
60 елларгача рус телендә аерым чыгып килгән газетаның редакторлары булып төрле вакытларда Лифанов, Новиков, Белов, Платонов, И. Конев, И. Никонов дигән кешеләр хезмәт иткән.
Үсешнең барлык баскычларында да район газетасы, авыл хезмәтчәннәренең иң төп борчу-мәшәкатен, якты эшләрен, матур ниятләрен киңрәк, тулырак яктыртырга тырышкан.
Халыкны кызыксындырган сорауларга җавап табу, мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү, фикер алышу өчен басманың сәхифәләре һәрчак ачык.
Элек-электән район басмасы җәмәгать хәбәрчеләренең олы ярдәмен тоеп яши. Алар арасында районның бер генә вакыйгасына да битараф булмаган төрле яшьтәге, төрле һөнәр ияләре бар. Бүген Чирмешәннән Н. Фролов, С. Зиннурова, Туймәттән Р. Хәйруллина,  Элмәледән Н. Паймуратов, Кара Чишмәдән Ф. Шәфыйков, Ивашкинодан М. Юманин, Әккәрәйдән М. Захаров, Бәркәтәдән С. Бикбова, Шешминкадан Е. Зубова, Әсхәт Булатов (Иске Кади), Дания Әгъзамова (Түбән Кәминкә), Керкәледән Ф. Галяутдинова һәм башка бик күп хәбәрчеләр үз газетыбыз белән тыгыз элемтәдә тордылар һәм торалар.
Редакция җәмәгать хәбәрчеләренең иҗат активлыгын күтәрү максатында төрле алымнар кулланырга омтыла. Ел саен дистәләгән авыл хәбәрчесе белән газет укучылары катнашында төрле бәйгеләр үткәрелә. 
“Безнең Чирмешән” — “Наш Черемшан” газетасы республика күләмендә үзәк иҗади бәйгеләрдә дә күп мәртәбәләр җиңүле урын яулап, яхшы яктан телгә алынды.
Редакция һәм район хакимияте тарафыннан безнең якташыбыз, шагыйрь һәм мәгърифәтче Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге премия булдырылды. Редакциянең берничә хезмәткәре һәм актив хәбәрчеләр аның лауреаты исемен яуларга өлгерде инде.
1997 елның апрель аеннан башлап, тиз эретүле җыю машиналары (линотиплар), авыр, котсыз бастыру станоклары, кулдан версткалау урынына исә компьютер җиһазлары кулланыла. Шул елдан алып “Безнең Чирмешән” — “Наш Черемшан” А-4 форматында басыла (элек А-З иде), ләкин күләме шул ук 1 басма табак калды. Укучылар фикеренчә, аның бизәлеше, полиграфик эшләнеше яхшырды. 
2003 ел редакция коллективы өчен аеруча истәлекле булды: декабрь аенда журналистлар өчен бөтен уңайлыклары тудырылган ике катлы яңа редакция бинасы кулланышка тапшырылды. Шуны да өстик: район хакимияте һәм нефтьчеләр ярдәме нәтиҗәсендә, төзелеш нибары ел ярымда төгәлләнде.
Соңгы елларда редакциядә дустанә, һәрдаим иҗади эзләнүчән коллектив оешты. Хезмәткәрләрнең күбесе югары белемгә, бай тәҗрибәгә ия, ә иң мөһиме - аларда барлык кешеләр дә яратып укырдай эчтәлекле газета  һәм кызыксынып карардай тапшырулар чыгару теләге көчле. 
Район газетасы бүген дә чирмешәнлеләрнең яраткан басмасы булып кала. Аның тиражы (татар һәм рус телендә) 3,5 мең данәгә якын. Безнең халык үзенең туган “гәзит”енә ышана һәм аңа бик теләп языла. Ә инде редакция әһелләре Чирмешән районы тормышын, аның бай тарихын, шушы җирдә гомер итүче кешеләрен  иҗади эзләнүчән коллектив оешты.  Мөхәррир Кадыйр Гомәров, аның урынбасары Евгений Ромин, җаваплы сәркатип Кәримә Талипова, хәбәрчеләр  Роза Латыйпова, Гөлсирә Шәрифуллина,  тәрҗемәчеләр Анна Суворова, Гөлнара Азоркина, хисапчы Флюра Минхәерова, компьютерда җыючылар Надежда Никонова, Татьяна Ромина, Фәгыйлә Мөхәммәтшина, корректорлар Минзаия Гарифуллина, Минәсма Мөхәммәдиева, бастыручылар Шәрига Галиева һәм Әнвәр Кыямовлар — район газетына дистәләгән ел гомерен багышлаган тырыш белгечләр.
“Безнен Чирмешән“ (“Наш Черемшан“) район газетасы “Татмедиа“ АҖ “Ел лидеры – 2014“ конкурсның “Иң яхшы район газетасы“ номинициясендә билгеләп үтелде .
2011 елда “Безнен Чирмешән“ (“Наш Черемшан“)
“Иң яхшы район газетасы“ номинациясендә “Бәллүр каләм“ алды.
“Объектив аша караш“ номинациясендә бүлек редакторы Шәрифуллина Гөлсирә - “Бәллүр каләм“ иясе.
 

 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru